• Язык:
    Татарский (Татарча)
Источник:
  • "Хисләр балкышы: Сайланма әсәрлгр", Яр Чаллы. 2022

Мосафир

Мосафир, Ватаннан бик ерак
Дусларсыз, акчасыз җан коеп,
Тоймыйсың аһәңле көйләрне,
Туган тел байлыгын гел җуеп.

Әмма шундый матур табигать —
Бәхетсез булмассың син анда:
Кошларның күңелле җыруы
Үз телең искәртер һәр таңда.

Тик көзнең кураен ишетеп,
Сикерткә тавышын үз итеп,
Кап-кара болытка күз төшкәч,
Еларлык халәткә гел җитеп,

Тоярсың син чиксез сагышың,
Язмышка үпкәңне яңартып,
Һәм янә уйларда очарсың,
Туган якны өзелеп яратып.


Перевод стихотворения Николая Гумилёва «Странник» на татарский язык.

Странник

Странник, далеко от родины,
И без денег и без друзей,
Ты не слышишь сладкой музыки
Материнского языка.

Но природа так слепительна
Что не вовсе несчастен ты.
Пенье птиц, в ветвях гнездящихся,
Разве чуждый язык для тебя?

Лишь услыша флейту осени,
Переливчатый звон цикад,
Лишь увидя в небе облако,
Распластавшееся как дракон,

Ты поймешь всю бесконечную
Скорбь, доставшуюся тебе,
И умчишься мыслью к родине,
Заслоняя рукой глаза.


Другие переводы:

  • Английский
    Майя Журавель
    Wanderer
  • Китайский
    Чжэншуо Чжан
    流浪者
  • Словацкий
    Ян Квапил
    Pútnik