• Язык:
    Татарский (Татарча)
Источник:
  • "Хисләр балкышы: Сайланма әсәрлгр", Яр Чаллы. 2022

Агачлар

Беләм. агачларга — безгә түгел
Яшәү бөеклеге бирелгән:
Назлы җиребездә — без чит затлар,
Алар исә — туган илендә.

Тирән көздә кырлар бушаганда
Кызгылт шәфәкъ, гәрәбә таңнар
Белән төсләнергә өйрәтелә
Бу ирекле вә яшел җаннар.

Мусалары бардыр имәнлектә,
Мәръямләре — пальмалыкларда...
Бер-беренә алар эндәшәләр,
Сулар дәррәү шыбырдаганда.

Һәм дә җирнең тирән түрләрендә,
Алмаз-граниларны чарлатып,
Чишмә җырлый, талны яшелләндереп,
Сикомора күңелен яңартып.

Әй, мин дәген күңел түрендәге
Илне тапсам, җырсыз, елаусыз
Биеклеккә үсеп китәр идем,
Меңъелларны кичеп риясыз!


Перевод стихотворения Николая Гумилёва «Деревья» на татарский язык.

Деревья

Я знаю, что деревьям, а не нам,
Дано величье совершенной жизни,
На ласковой земле, сестре звездам,
Мы — на чужбине, а они — в отчизне.

Глубокой осенью в полях пустых
Закаты медно-красные, восходы
Янтарные окраске учат их, —
Свободные, зеленые народы.

Есть Моисеи посреди дубов,
Марии между пальм… Их души, верно
Друг другу посылают тихий зов
С водой, струящейся во тьме безмерной.

И в глубине земли, точа алмаз,
Дробя гранит, ключи лепечут скоро,
Ключи поют, кричат — где сломан вяз,
Где листьями оделась сикомора.

О, если бы и мне найти страну,
В которой мог не плакать и не петь я,
Безмолвно поднимаясь в вышину
Неисчислимые тысячелетья!


Другие переводы:

  • Английский
    Евгений Бонвер
    The Trees
  • Болгарский
    Татьяна Любенова
    Дървета
  • Николай Инджов
    Дървеса
  • Венгерский
    Иштван Бака
    Fák
  • Итальянский
    Паоло Статути
    Gli alberi
  • Амедео Анелли
    Gli alberi
  • Китайский
    Чжэншуо Чжан
    树木
  • Новонорвежский
    Ю Эгген
    Tre